10-11 декабрьдә Арчаның Көнбатыш бистәсе мәчетенә районның барча мөгаллимнәре семинарга җыелачак. Семинар район мөгаллимнәренең гыйлемен күтәрү һәм алар арасыннан иң-иңнәрен ачыклау максатыннан уздырыла.
Мөгаллимнәр конкурсында нәзарәт вәкилләре, район имамнары, кунаклар катнашуы көтелә. Узган ел “Иң оста укытучы” бүләге- күчмә вымпелы Кенәр авылы мәчетенә тапшырылган иде дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.