Арча балалары Коръәнне матур укыды

Кичә - 28 апрельдә Арча мөхтәсибәте “Изгеләр мәчете”ндә Коръәнне дөрес итеп укуга...

БӘЙЛЕ
2013 Апр 29
Кичә - 28 апрельдә Арча мөхтәсибәте "Изгеләр мәчете”ндә Коръәнне дөрес итеп укуга һәм динебезне белүгә кагылышлы балалар бәйгесе үткәрде. Әлеге чарада Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, имам-мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйләҗев, нәзарәтнең яшьләр бүлеге хезмәткәре Акйолдыз Фәизова һәм 60ка якын бала катнашты.

Нияз хәзрәт балалар өчен бәйгенең бәйрәм рухында һәм бик мәгънәле узуын, катнашучыларның конкурска бик әзерлекле килүен билгеләп үтте. "Балалар Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укыдылар, намаз турындагы сорауларга җавап бирделәр. Алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр”, - диде хәзрәт.
Соңыннан нәзарәт һәм мөхтәсибәт исеменнән балаларга бүләкләр өләшенде. Чара мәҗлес үткәрү белән тәмамланды.
Чыганак: "Думрт"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе