Нәзарәтнең дәгъват бүлеге Апас районы Бакырчы авылында җирлектәге мәчет имамы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдин белән берлектә Мәүлид бәйрәмен уздырды.Чарада катнашкан дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм башкалар җыелган халыкка динебез кыйммәтләрен аңлатып, вәгазь сөйләделәр.
Нияз хәзрәт чарада катнашучыларга мөфтинең сәламнәрен тапшырды. Мәүлид бәйрәмен уздыру дин турында гыйлемебезне арттыруның бер юлы дип аңлатты.
Чара кысаларында Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар әйтелде. Шулай ук пәйгамбәрләр турында белемне тикшреү ниятеннән викторина уздырылды. Җиңүчеләргә Ислам турында китаплар тапшырылды.
Нәзарәт сайтыннан.