Сәясәт фәннәре кандидаты, Мәрҗани фондының ислам тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе, Русия фәннәр академиясенең Шәркыят институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов - "Ислам: Хира мәгарәсеннән смартфон кушымталарына", КФУның Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков - "Милләтлек һәм Ислам: тәңгәллек, тел, кадимчеләр и җәдитчеләр”, Европа университеты профессоры Альфред Бустанов - "Хатларда милләт язмышы", ТР Фәннәр Академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтытың этнология тикшеренү бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова «Татстайл» бүген һәм иртәгә: мода мәдәният һәм дин белән ничек бәйләнгән" дигән темаларга лекцияләр укыячак.
Шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимовның видеолекциясе тәкъдим ителәчәк.