Бу вакыйга әлегә ныклап өйрәнелмәгән, аның ничектер өйдә көч куллану белән бәйле икәнлеге генә мәгълүм.
АКШтан хәбәр ителгәнчә, Варламов Денвердагы полиция участогына үзе килеп кергән һәм кулга алынган. Акча түләп, ул иреккә чыгарылмаячак, узган төнне төрмәдә уздырды. Бүген исә Россия вакыты белән - 10 сәгатьтә, ә Америка вакыты белән 18 сәгатьтә ул мәхкәмә каршына баса.