Айрат Фердинанд улы Брайль телендә язылган изге китапны укырга өйрәнер өчен ераклардан килгән мөселман кардәшләргә үзенең хаҗдан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Күзләре күрмәүчеләр дә, кем әйтмешли, бурычлы булып калмады. Алар үзләренең башыннан узганнар һәм ни рәвешле күрү органнарын югалтулары хакында бәян кылды. Әйе, Хак Тәгалә аларга авыр сынау – күрү сәләтеннән мәхрүм булуны биргән. Әмма аларның ник берсе Раббыбызга тел-теш тидерсен! Киресенчә, алар Казандагы "Сөләйман” мәчетенә килеп, куллары белән изге китапны капшап укырга өйрәнә алулары өчен Аллаһыга һәм бу гыйбадәтханәнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, "Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага, башка хезмәткәрләргә олуг рәхмәтләрен әйттеләр.
Әйтик, чечен милләтеннән булган Хәмзәт Алмазханов таулардагы буран вакытында балачактан ук аякларын өшетә. Урта мәктәпне тәмамлаганда аның тездән бер аягын, икенчесенең бармакларын кисәләр. Соңрак инде ул ике күзен югалта, шулай да өметсезлеккә бирелми, югары белем ала, 17 ел буена табиб булып эшли.
Илгизәр Сибагатов алып барган бу җыенда ингуш Ибраһим Балаевка, шул ук милләт вәкиле Хәвәш Оздуевка һәм башкаларга сүз бирелде. Аларның һәммәсе биредә үзләренә уку өчен уңай шартлар тудырылуы, шулай да Серов урамы чатында төзелеп килүче яңа Тернәкләндерү үзәген өзелеп көтүләре хакында белдерде.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре