Сүз Татарстанда яшәмәгән һәм республикада теркәлмәгән затлар турында бара. Бу хакта бүген журналистларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Владимир Степанов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, һәлак булган 50 кешенең 21е Татарстан кешесе булмаган. Хәзерге вакытта вафат булганнарның барысының да диярлек туганнарының контактлары табылган.
Украина һәм Бөекбритания гражданнары туганнарын эзләү дәвам иттерелә.
Бу эшкә Россия Тышкы эшләр министрлыгы да кушылган. Степанов сүзләренә караганда, туганнарның беренче контактлары инде табылган дип хәбәр итте "Татар-информ".