Шулай ук бәйрәм намазларының төгәл вакыты билгеләнде. Бу көнне иртәнге намаз Татарстанның барлык мәчетләрендә дә иртәнге 6 сәгать 30 минутта укылачак. Соңыннан Коръән укылып, дога кылыначак һәм 7 сәгать 15 минутта гает вәгазе башланачак. (Башкалабызда кояш бу көнне 7 сәгать 34 минутта чыга).
Гает намазы иртәнге 8 сәгать 00 минутта укылачак.
Хәнәфи мәзһәбе буенча 585 гр. көмеш нисаблык малы булган кешегә корбан чалу вәҗеб хөкемендә дип хәбәр итте "Думрт.ру".