Конференция кысаларында Татарстанда ислам үсеше, татарларның мирасын мөселман эпиграфикасында саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре каралачак.
Конференция 3 этапта үткәрелә. 7 сентябрьгә кадәр докладларның темалары кабул ителде. 10 сентябрьгә кадәр материаллар электрон вариантта җибәрелергә тиеш иде. 15 сентябрьдә катнашучылар үзләренең докладлары белән чыгыш ясаячак. Соңыннан махсус җыентык әзерләп бастыру күздә тотыла.
Вәлиулла хәзрәтнең рухи мирасын барлауны, дин әһелләре эшчәнлеген яктыртуны һәм дин хакында сөйләшүне күз алдында тоткан чарага рәхим итегез, дип чакыра ТР мөселманнары Диния нәзарәте.