Төньяк Осетия мөселманнары Япониягә төзекләндерү эшләрендә ярдәм күрсәтергә телиләр, әлегә 15 кешелек төркем җыелды, дип хәбәр итә республика мөфтие ярдәмчесе Ибраһим Дзагуров.
Дагуров, Төньяк Осетия мөселманнары Россиянең күпмилләтле һәм күпконфессиональ халыкның бер өлеше икәнлеген ассызыклады. Ислам исә кешеләргә шәфкатьлек, мәрхәмәтлек, рәхимлек күрсәтергә өнди.
Исегезгә төшерәбез 11 мартта Япониянең яр буенда 9 балл магнитудалы җир тетрәүе булды. Бу исә 20 метрлык цунами дулкыннарын барлыкка китерде. Корбаннар 10 меңнән артык, 20 мең кеше хәбәрсез югалган. Дөньякүләм банк мәгълүматлары буенча 235 миллиард долларга якын зыян килгән.