IFANCA хәләл сертификацияләү компаниясе хәләл продукция буенча 13нче Халыкара конференция үткәрәчәк. Бу чара хәләл ризык җитештерү компанияләрен соңгы техник ысуллар белән таныштыру ниятеннән эшләнелә.
muxlim.com.хәбәр иткәнчә, конференция Иллинойс штатының Шомберг шәһәрендә 2011 елның 10 апрелендә үткәреләчәк. Алдагы чараның темасы: «Хәләл: Яңа чикләр».
Хәләл буенча булган бу Халыкара конференцияләр ел саен уздырыла. Ул ризыкларның, эчемлекнең, фармацевтик ризыкларның хәләл сертификатларына куелган халыкара таләпләрнең үзгәрешләре, яңалыклары белән таныштырып тора.