Һиндстанның Резерв банкы төркиянең «Bank Asya» банкына шәригать кредитованиясен рөхсәт итсен өчен Һиндстанның хөкүмәтнә мөрәҗәгать итте. «Bank Asya» банкы Мумбай хөкүмәте аркылы Һиндстанда операцияләр башларга тели.
Һиндстанның финанслар министры сүзләре буенча: «Әлегә банк үзенең вәкиллеген ачу рөхсәте белән мөрәҗәгать итте. Без бу тәкъдимне әле уйлап карыйбыз». Бу банк үзенең эшчәнлеген 1996 елда башлаган, Төркиядә исә аның 179 филиалы эшләп килә.
Әлегә Һиндстанның агымдагы норматив һәм регулятив базалары ислам банкы эшчәнлеген башкарырга уңайлы түгел. Шул сәбәпле узган ел Һиндстанның Премьер-министры Манмохан Сингх Резерв банкына Һиндстанда ислам банкингын оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Бу сорау инде 1 ел тирәсе карала.
Economictimes.indiatimes.com хәбәр иткәнчә: «Бөтендөнья экономик кризисы башлану белән Һиндстанның Резерв банкы чит ил банкларына рөхсәт бирү буенча бик каты тора иде. Инде хәзер ул «Bank Asya» банкына бу рөхсәтне бирә», - дип өстәде илнең финанслар министры.