Мәскәүдә «Сафа» хәләл продуктлар җитештерү компаниясе маркетинг тикшеренүләрдән соң ассортиментларын киңәйтү турында иглан итте. Ибраһим Насыров сүзләре буенча казылыкның яңа төрләре шулай ук күптөрле катырылган ярымфабрикатлар дөнья күрәчәк. Хәзер инде кибетләрдә пешереп-каклап хәзерләнгән «Тулпар» казылыгын, «Акбузат» ат итен, ярымкаклап ясалган «Нежная» тавык казылыгын, бәрән итеннән ярымкаклап хәзерләнгән казылыкны табып булачак.
Ярымфабрикатлардан исә: эремчекле, итле, алмалы коймак, манты, пилмән, хинкаль һәм чебурек җитештереләчәк. Бу 2003 елдан бирле эшләп килүче компания ат, сыер, бәрән, кош итеннән төрле продуктлар, казылыклар, деликатеслар, сарделькалар һәм катырылган ярымфабрикатлар җитештерә дип хәбәр итә Islamnews.ru.