Бүген, 28 мартта, Казанның "Мәрҗәни" мәчетендә шәһәр имамнары җыены булып узды. Утырышта киләсе 13 апрель көнне узачак чираттагы сайлауда мөфтилеккә күрсәтелгән кандидатларның исемлеге каралды. Җыелышның ахырында катнашучыларны, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур Җәләлетдиновның туган көне уңаеннан оештырылган зур табын көтә иде. Мансур хәзрәтне котлап бик күп тәбрикләүләр һәм җылы сүзләр әйтелде. Шәһәр руханилары аны намуслы һәм тәҗрибәле җитәкче дип саный, хөрмәт итә.
«Мансур хәзрәт — безнең өчен үрнәк, зур тәҗрибәле һәм яхшы җитәкче, аның һәрбер киңәше безнең өчен бик мөһим», — дип дулкынланып сөйләде «Ризван» мәчете имамы Алан хәзрәт Панарин. Аның белән барлык залда утыручы руханилар да килеште. Мансур хәзрәтнең Казан һәм Татарстан мөселманнары алдындагы казанышларын истә тотып, имамнар аның кандидатурасын мөфтилеккә чыгаруын сорадылар. Хөрмәтле хәзрәт үзенең мөфтилеккә булган кандидатурасын күрсәтү нияте булмаганын белдерсә дә, имамнар аның өчен берюлы тавыш бирде.
Бу атнада республикадагы танылган дин әһеле, Казан шәһәренең Баш мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиновка 51 яшь тулды. Ул 1960 елның 27 мартында Казанда каласында туган. 1978-80 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң бер җитештерү тармагында, аннан «Мәрҗәни» мәчетендә машина йөртүче булып эшли. 1986-90 елларда Бохараның «Мир-Араб» мәдрәсәсендә, 1990-92 елларда Истамбулда дини белем ала. 1992 елны Мансур хәзрәтне ТР ДНдә мөфти урынбасары итеп сайлыйлар. 1996 елны исә ул Казанның имам-мөхтәсибе итеп сайлана һәм бүгенге көндә дә хәзрәт әлеге җаваплы вазифаны намуслы башкара. Мансур хәзрәт Казан шәһәрендәге мәчет-мәхәлләләр инфраструктурасын торгызу, яңартуга зур өлеш кертте. Аның җитәкчелегендә Мәрҗәни мәчете Казан Ислам көллиятен дә үз эченә алган тулы бер дини –агарту комплексына әйләнде. Шулай ук Казан мөселманнары өчен 40 га мәйданны биләгән татар зыяраты да булдырылды. Республикада беренчеләрдән булып ачылган балалар сәламәтләндерү лагеры да Мансур хәзрәт башлангычы белән оештырыла. Мәрҗәни мәчете каршында шулай ук мөнәҗәтләр башкару буенча «Мәрҗән» исемле музыкаль төркем дә иҗат итә. Мансур хәзрәт — «Казанский мухтасибат», «Әль-Мәрҗәни» һәм «Казан мөхтәсибәте» исемле дини-агарту газеталарының баш мөхәррире.
"Ислам инфо" медиа төркеме Мансур хәзрәт Җәләлетдиновны чын күңелдән котлый һәм киләчәктә зур уңышларга ирешүен теләп кала.