Бөгелмә шәһәренең имам-мөxтәсибе Рөстәм Хәйруллин «Инфо-ислам» корреспондентына «мөселман смс-хатларны тарату» хезмәтенең эшчәнлеге кабат дәвам итуе турында хәбәр итте. «Бу хезмәт бер ай элек туктатылган иде, әмма 2000 артык кулланучылар соравы буенча яңадан торгызылды», ди Рөстәм хәзрәт. Әгәр бу бушлай булган хезмәткә язылырга теләүчеләр булса 89534031204 номерына смс хат җибәрсеннәр.