Бу сорау инде 20 ел тирәсе сузылып бара. Бу турыда Благовещенск имамы Омарасхад Омаров өлкәнең Иҗтимагый палатасы утырышында болай әйтеп узды: «Мәчет — организмның йөрәге шикелле. Таҗик, үзбәкләр, төрекмәннәр, чечен халкы-барсы да мәчеттә җыела. Ә шәһәребездә мәчет төзү соравы инде 15-20 ел өстерәлеп бара».
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә шәһәр буйлап 3000 мөселман кешесе шартлары булмаган биналарга җыелырга мәҗбүр. «Порт Амур» хәбәр иткәнчә, өлкәнең иҗтимагый палатасы утырышында гражданлык хокукларын үтәү, РФ миграцион сәясәтен тормышка ашырган вакытта түземле (толерант) булу, диннәргә тигез караш, дин иреген тану бурычларын онытмау мәсьәләләре каралды.