Татарстан Диния нәзарәтенең ун мөхтәсибәтенә Fiat Albea машиналары тапшырылды. Ачкычлар транспортка мохтаҗ имамнарга бирелде. Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизов аларны машиналы булулары белән котлады.
Ачкычларны тапшырганда, ул: «Аллаһ Диния нәзарәтенә имам-мөхтәсибләргә республикада дини эшчәнлек алып бару өчен машина бүләк итү мөмкинлеген бирде. Бу машиналар халык арасында дини эшчәнлекне җәелдерүдә ярдәм булыр дип өметләнәбез. Имамнарны кайгырту -Диния нәзарәтенең өстенлекле бер юнәлеше. Алга таба да алар нәзарәт җитәкчелеге ярдәменә һәрвакыт өмет итә ала», — диде.