Разил Вәлиев: “Казан (Идел буе) федераль университеты татар халкын төрле яклап өйрәнә торган үзәк булырга ти

ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проектын гамәлгә

БӘЙЛЕ
2011 Мар 23

ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проектын гамәлгә ашыруга күзәтчелек итүче комиссиянең берләштерелгән утырышында Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров депутатларны әлеге вузның үсеш стратегиясе белән таныштырып үтте. Ректор бүгенге көндә КФУның борылыш чоры кичерүен билгеләп үтте.

Билгеле булганча, РФ Мәгариф һәм фән министры А.Фурсенконың 2 февральдә имзаланган боерыгы нигезендә КФУга Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт финанс-икътисад институты һәм Алабуга дәүләт педагогика университеты кушылды. Илшат Гафуров сүзләренә караганда, әлегә кушылу процессын тәмамланган дип әйтеп булмый. Тулаем бер структураны бары 2011 елның октябрь-ноябрь айларына гына күз алдына китерергә мөмкин булачак.

«Университет төбәкнең технологик үсеш үзәгенә әйләнергә тиеш. Аның Татарстан Республикасы һәм, тулаем алганда, Идел буе өчен кадрлар әзерләве зарур. Бу безнең, бер үк вакытта белем бирү программаларын һәм фәнни юнәлешләрне корып, нинди генә базар шартларында да югалып калмый торган белгечләр хәзерләп чыгарырга тиеш дигәнне аңлата», — дип белдерде Илшат Гафуров. Ректор элекке вакытларда университетның — аерым, ә икътисадның үзенә бер шартларда үсүен, хәзер исә аларның бер-берсенә керешүе кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук «предприятиеләр конкурентлыкка сәләтле булырга тели икән, алар фән белән хезмәттәшлек итә», дип тә белдерде.

Ректор сүзләренә караганда, вузда бигрәк тә медицина һәм фарминдустрия юнәлешен үстерүгә зур игътибар биреләчәк. Шулай ук фундаменталь медицина институтын, медицина химиясе, фармакология, биотехнологияләр, геннар һәм күзәнәкләр технологияләре лабораторияләре һәм кафедраларын оештыру көтелә. КФУ «Россиядә 2020 елга кадәр фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү» федераль максатчан программасына кертелгән.

Илшат Гафуров КФУга кушылган вузларның рус, чит ил һәм татар филологиясе белгечләренең яңа төзелә торган Филогия һәм сәнгать институтына берләшәчәген билгеләп үтте. «Институтның максаты — татар теле һәм мәдәнияты өлкәсендә белгечләр әзерләү, республикадан һәм читтән белгечләр чакырып, фәнни тикшеренүләрне тагын да җәелдерү», — диде ректор.

Билгеле: барлык тарихчылар Тарих институтына тупланачак. Көнчыгышны өйрәнү институты кебек үк, бу институт та ТДГПУ биналарында эшләячәк.

«Без Көнчыгышны өйрәнү институты эшчәнлеген, фәнни-педагогик үзәк һәм Көнбатыш һәм Көнчыгышның мәдәниятлары арасында күпер буларак, яңа дәрәҗәгә чыгарабыз. Аның потенциалын геосәяси проблемаларны хәл итүдә нәтиҗәле кулланырга кирәк», — диде Илшат Гафуров.

Утырышта депутат Туфан Миңнуллин КФУ ректорыннан вузның милли кадрлар әзерләү белән шөгыльләнү-шөгыльләнмәве турында сорады. Шунысын искәртеп китәргә кирәк: монда сүз татар теле һәм әдәбияты укытучылары хакында гына түгел, «безнең яшәебезне тәэмин итүче кадрлар әзерләү» турында бара. Туфан Миңнуллин шулай ук федераль университетның татар халкының иҗтимагый фикерен формалаштыру үзәге була алырмы-юкмы икәнлеге мәсьәләсе дә борчуын әйтте. Илшат Гафуров сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча эш алып барыла. «Без белгечләрне хезмәт базарындагы ихтыяҗтан чыгып әзерлибез. Татар юнәлеше буенча бүген кытлык юк», — дип белдерде.

Комитет рәисе Разил Вәлиев, сөйләшүгә йомгак ясап: «Казан (Идел буе) федераль университеты оеша дигәч, без аңа зур өметләр багладык. Аның Татарстанның, бөтен Идел буеның гына түгел, бөтен татар халкының иң зур, иң гүзәл университеты булыр дип өметләндек», — дип белдерде. Аның фикеренчә, КФУ татар халкын төрле яклап өйрәнә торган үзәк булырга тиеш. Илшат Гафуров, Разил Вәлиевнең сүзләре белән килешеп, монда яңгыраган фикерләрнең КФУның үсеш проектында чагылыш тапканлыгын белдерде.

Бүген утырышта шулай ук «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» һәм «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» ТР Законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектлары да карады дип яза "Татар информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе