21 мартта Махачкала шәһәрендә «Ятимнәр өчен кунакханә» ачылды. Бу проект Рисаят Османова инициативасы белән эшләнде. Бу уй инде 3 ел элек туды, әмма материаль чыгымнар булмау аркасында туктатылды. Бүген исә ярдәм итүчеләр күбәйде.
Бу социаль кунакханәгә ятим балалар йортыннан 18-25 яшлек кызлар кабул ителә. Кунакханәдә ана булырга, мөстәкыйль тормыш алып барырга, өй эшләрен эшләргә, санитар-гигиена күнекмәләрен белергә, эш эзләргә өйрәтәчәкләр, бу өлкәләр буенча курслар эшләячәк шулай ук психологик ярдәм дә булачак.
Бу эшкә ярдәм итәргә теләүчеләр 8-988-293-50-64 телефонфоны аша мөрәҗәгать итә алалар дип хәбәр итә www.islamdag.ru.