Ингушетия Республикасы МДН карамагында зәкят буенча комитет оештырылачак. Бу карар зәкят түләү буенча бердәм сисема ясауга багышланган мөселман руханилары утырышында кабул ителде.
Комитеның рәисе итеп Назран шәһәренең имамы Хизир Цолоев билгеләнде. Аның җитәкчелеге белән Назран шәһәрендә инде күптән зәкят алу һәм аны тиешлечә тарату системасы төгәл эшләп килә. ИР МДН башлыгы Иса-хажи Хамхоев яңа структурага зәкят алу һәм аны урнаштыру программасын төгәл тикшереп аны алдагы утырышта күрсәтергә кушты дип хәбәр итә ИсламРФ.