Абу-Даби шәһәрендә китаплар күргәзмәсе узды. «Без күп кенә тарихи документларның алтын күчермәләрен ясыйбыз. Мюнхен шәһәренең Дәүләт китапханәсендә Коръәннең дә мондый алтын игезәге саклана. Ул 11 гасырда Ибн Аль— Боваби тарафыннан язылган.
Без һәрбер детальнең төп нөсхәсенә төгәл охшаш булуын тәэмин итергә тырышабыз», — ди Adeva компаниясенең генераль директоры Пол Штруцль. Бу компания сынлы сәнгать эйберләренең күчермәләрен ясау белән шөгелләнә. Gulfnews.com хәбәр иткәнчә Алтын Кjръән 184 биттән тора. Аны 16- каратлы алтыннан ясаганнар, тик кайбер документларны ясаганда 23,5 каратлы алтынны кулланырга туры килә.