Бәхеткә каршы беркем дә яралар алмады. Бу инде Американың Хьюстон дигән шәһәрендә урнашкан мәчетенең, үзган атнада, билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә икенче мәртәбә утка чорналуы.
Мәхәллә халкы беренче төтен һәм ут чаткыларын сизеп алгач та янгын сүндерүчеләрне ашыгыч рәвештә «Clear Lake» дип аталган белем бирү үзәгенә чакырталар. Сайед Мухиддин KTRK-TV каналына бу бинада намаз укыганы хакында белдерде. Намаз уку бүлмәсенә ут төртү хакында кичә үк хәбәр биргәннәр иде инде, әмма янгынның каты булмавы беркемнең дә игътибарын артык яулап алмады. Хәзер инде мөселманнар ышанычлы рәвештә бу очраклы хәл түгел, бу ут салу дип үз фикерен белдерә.