«Татарстан мөслимәләре берләшмәсе» җәмәгать оешмасы Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрергә ниятлиләр. Халыкара гаилә көне 15 майга билгеләнгән. Бу бәйрәмгә 1993 елда БМО Генераль Ассамблеясе нигез салган. Бу көнне билгеләүнең төп сәбәбе — гаиләдә булган проблемаларга игътибарны арттыру.
«Татарстан мөслимәләре берләшмәсе» җәмәгать оешмасының җитәкчесе Наилә Җиһаншина: «Бу көнне чыннан да гаилә бәйрәме узачак. Үзләрен иң яхшы гаилә дип санаучылар, тәҗрибәләре белән уртаклашырга теләүчеләр бу чарада катнашыр өчен гаризалар калдыра алалар. Ахырда төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк»,-дип хәбәр итте.