Күптән түгел без Санкт-Петербург шәһәрендә «Хәерле көн» дип исемләнгән картлар йорты ачтык. Әлегә монда яшәүчеләр күп түгел, әмма якын киләчәктә мондагы барлык 25 бүлмә дә тулыр дип өметләнәм. Бу проектны мин АКШта яшәүче дустым белән гамәлгә ашырдым. Безнең фикер-максатларыбыз уртак иде. Икебезнең дә берничә ел элек дәү әниебез вафат булды һәм икебез дә бер үк төрле хисләр кичердек. Шул хисләр безне картлар йортын ачырга этәрде.
Беренче чиратта, безгә «картлар йорты» төшенчәсенә карата булган тискәре мөнәсәбәткә каршы көрәшергә кирәк иде. Моның өчен без ачасы картлар йорты башкалардан аерылып торырга тиеш. Уңайлы картлар йорты оештыруны һәм аның барлыгы турында халыкка җиткерүне төп максат итеп куйдык.
Мин Питердагы барлык картлар йортына шалтыраттым һәм бардым. Хәер, алар шәһәрдә күп түгел икән. Һәм шуны аңладым: алар арасында безнекенә охшаш булырдай бер картлар йорты да юк. Нәтиҗәдә, без беренче мәлгә картлар йорты түгел, ә балалар бакчасы сыман өлкәннәр өчен «бабайлар бакчасы» ачырга булдык. Монда өлкәннәрне гомерлеккә түгел, ә көндезгә генә калдырырга мөмкин иде. Әлбәттә, әби-бабайлар бездә булган вакытта без аларны тукландырырга, дару бирергә, күңел ачу чаралары оештырырга тиеш булдык. Шул рәвешле без җәмәгатьчелектә уңай фикер тудыра һәм «картлар йорты» төшенчәсенә булган тискәре йогынтыдан котыла алырбыз дип уйладык.
«Бабайлар бакчасы» 2009 елда шәһәр үзәгендә арендага алынган бер бинада эшли башлады. Әлбәттә, бу хезмәт түләүле, көненә 2 мең сум түлисе иде. Алай да, проект кызыклы булып чыкты. Без өлкәннәрне театр-музейларга йөрттек, музыка мәктәпләрендә укучы балалар концертлар күрсәтте, иҗади кичәләр, кул эшләнмәләре буенча дәресләр, психологлар белән очрашулар, туган көннәр оештырдык.
Тик безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 80 проценты өлкәннәрне бер яисә ике көнгә генә түгел, ә озакка — ике атнадан башлап гомерлеккә калдырырга теләде. Безгә килүчеләрнең күбесе безнең хезмәтнең сыйфатын югары бәяләп, эшебездән канәгать иде. Һәм узган елның язында без картлар йорты ачырга булдык. Иң элек аның бизнес-планын яздык, чыгымнарны бәяләдек, финанслау чыганагын эзләдек. Ә инде бина табу, ремонт ясау, хезмәткәрләр җыю кебек эшләрне без 2 ай эчендә башкарып чыктык. Мәгълүмат "интертат.ру" агентлыгыннан алынды.