21 марттан алып 27 мартка кадәр Азнакай шәһәрендә «Татарстан киносының атналыгы» узачак. Шәһәрлеләр Татарстанның иң яхшы 6 киносын күрәчәк: алар-«Бибинур», «Күктау», «Өч аяклы ат», «Дилемма», «Бөркетләр», «Бабай».
Чара кысаларында шәһәрнең мәдәният сараенда «Бибинур» фильмының актерлары - төп рольне башкаручы, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова һәм Зәмирә ролен башкаручы Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрова белән очрашу узачак. Фильмнарны шәһәрнең мәдәният сараенда күрсәтәчәкләр. Хәбәрне Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җиткерде.