Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган җитәкчелегендәге Төркиянең рәсми делегациясе Россиягә сәфәре барышында Татарстанга килде. Кичә мәртәбәле кунаклар Казан федераль университеты галимнәре һәм студентлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты дип яза "Татар -информ".
Төркия рәсми делегациясенең чал тарихлы Казан университеты белән танышуы Тарих музеена экскурсиядән башланды. Аннан соң Премьер-министр Лобачевский залында КФУ да Төркиядән килеп укучы студентлар һәм аспирантлар белән күреште, ә коллектив белән очрашу актлар залында узды.
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров үз чыгышында Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган җитәкчелегендәге Төркия рәсми делегациясенең Казан университетына визитын Татарстанның, 200 елдан артык тарихы булган әлеге уку йортының Төркия белән Россия мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлешен бәяләү буларак шәрехләде.
Аның ассызыклап узуынча, Казан университетын тугандаш төрек республикасы белән тарихи фактлар, яңа мөнәсәбәтләр бәйли. Мәсәлән, 1804 елда ачылган чорыннан ук Казан университетында төрки тел белеме кафедрасы эшли. Биредә мөгаллимлек иткән татар мәгърифәтчеләре Төркиянең иҗтимагый- мәдәни тормышында зур роль уйный. Татар сәяси иммиграциясенең күренекле вәкилләренең берсе Йосыф Акчура 20 нче елларда Төркия Республикасының беренче Президенты Мостафа Кемал Ататөркнең мәдәният һәм сәясәт буенча киңәшчесе була.
Бүгенге көндә Казан университеты Төркиянең фән һәм мәгариф үзәкләре белән багланышларны үстерүгә зур игътибар бирә. «Едитепе», Истанбул, Мәрмәрә, Фатих, Әнкара университетлары белән аны дистә еллык партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Ике арада актив рәвештә студентлар һәм мөгаллимнәр алмашы бара. Мәсәлән, узган уку елында КФУ да Хөкүмәтара килешүләр нигезендә, Төркиядән 28 студент, аспирант, стажер укыган булса, быел исә аларның саны ике дистә. Киләсе уку елында аларның саны тагын да артырга мөмкин.
«Төркия белән Татарстан арасында икътисади, фәнни багланышларның киңәюе, Татарстан яшьләрендә төрек теле белән кызыксынуны арттыра гына бара», — ди ректор Илшат Гафуров. Аның сүзләренә караганда, Казан федераль университенда бүген төрек телен өйрәнүче студентлар саны 200 гә якынлаша. 4 дистәдән артыгы төрек телен киләчәкне күздә тотып, һөнәри нигездә үзләштерә.
Казан университеты белән Төркиянең мәгариф һәм фән үзәкләре биохимия һәм биоинженерия өлкәләренә караган уртак проектларны да гамәлгә ашыра. Казан университеты Төркиянең милли обсерваториясе белән дә хезмәттәшлек итә. Илшат Гафуров хезмәттәшлекнең матур үрнәге дип Анталия янындагы тауга Казан университетының телескобын урнаштыруны атады. Телескоп урнаштырылганнан бирле узган 10 ел эчендә Казан университеты Төркия университетлары, Кытай, АКШ, Украина фәнни үзәкләре белән бергә яңа галактика объектлары классификациясен булдыруга өлеш керткән. Ректор Илшат Гафуров әлеге очрашу истәлеге һәм хезмәттәшлек билгесе итеп Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоганга Казан университеты телескобы ярдәмендә галактика ачу мизгеле төшерелгән сурәтне тапшырды. Ә Төркия делегациясе җитәкчесе университетка көмеш савыт бүләк итте.
Казан университеты ректоры мәртәбәле делегациянең уку йортына бу сәфәре Төркиянең фәнни-белем бирү үзәкләре белән ике арада мөнсәбәтләрне тагын да үстерергә ярдәм итәр, дигән ышанычта калды.