Казанда 24 мартта «Сукук — региональ инфраструктураны үстерүнең яңа инструменты» дип аталган халыкара конференция узачак

Казанда 24 мартта «Сукук — региональ инфраструктураны үстерүнең яңа инструменты» дип аталган халыкара конференция узачак. Бу чара Россиядә ислам финанслары өлкәсендә ел саен уза торган икътисади саммит

БӘЙЛЕ
2011 Мар 18

Казанда 24 мартта «Сукук — региональ инфраструктураны үстерүнең яңа инструменты» дип аталган халыкара конференция узачак. Бу чара Россиядә ислам финанслары өлкәсендә ел саен уза торган икътисади саммит (KAZANSUMMIT 2011) алдыннан үткәрелә.

Халыкара конференция ТР Хөкүмәте булышлыгы белән, Ислам бизнесы һәм финансларын үстерүнең коммерцияле булмаган фонды тарафыннан оештырыла. Халыкара җыенның стратегик партнерлары булып «Амана Райя ЛТД» инвестиция банкы, Күвәйт финанс йорты (Малайзия), «Линова» компаниясе (Россия) тора.

Узган елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы өчен суверен сукуклар (ислам кануннары буенча эш йөртүче кыйммәтле кагәзьләр) чыгару ниятләре турындага беркетмәгә кул куелды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ИФК «Линова» генераль директоры, Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү коммерцияле булмаган фонды президенты Ленар Якупов, «Амана Райя Берхад» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Дато Хаджи Дусуки Әхмәд, «Kuwait Finance house — Malaysia» компанияләр төркеме директоры Җәмил Джамалуддин кул куйды.

Искәртеп үтәбез, беркетмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Малайзиягә ике көнлек эшлекле визиты кысаларында имзаланды.

Специалистлар әйтүенчә, әлегә Татарстан, РФдә ислам базарына финансларны чыгару проектын реалләштерүче бердән бер субъект булып тора. Компания әйтүенчә сукук буенча ВТВ банкы уйлана иде, эмма облигацияләр чыгару буенча бернинди төгәл планнар тәкдим итми иде.

Халыкара конференциянең максаты- Сукук ислам облигацияләрен - региональ инфраструктураны үстерүнең яңа инструменты буларак карау, аны куллану мөмкинлекләре, хәзерге заман шартларында кулланыш табу механизмнарын эзләү.

Халыкара җыенның катнашучылары булып Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Дәүләт хөкүмәтенең әгъзалары; Россия һәм чит илләрнең кредит оешмалары; ислам финанслары өлкәсендәге халыкара көйләгечләр; чит ил Дәүләт финанс идарәләреЭкономик форрумда хөкүмәт Председателенең урынбасары Игорь Шувалов: «Казан Россиянең күпмилләтле һәм күп конфессиональ регионы буларак чит ил инвестицияләрен үзенә җәлеп итә алды. Бу уңай нәтиҗә һәм уңай үрнәк булып тора», — диде Татарстан Республикасының хөкүмәте чит ил инвестицияләрен үзенә җәлеп итә алырлык мөмкинлекләрне җентекләп өйрәнә. Шул сәбәпле актив рәвештә зур үсеш алган Якын Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән эшлекле элемтәләр көйләнә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 елның декабрендә Малайзиягә ике көнлек эшлекле визиты кысаларында сукук эш йөртүче кыйммәтле кагәзьләре ярдәмендә ислам капиталын үзенә карату буенча килешүгә иреште.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе