ТҖ МДНнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты җитәкчесе Литвада булып кайтты

Узган атнада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты җитәкчесе Илнур Гайнуллин һәм «Туган җир» холдинг компаниясе генераль директоры Айдар Гәрәев

БӘЙЛЕ
2011 Мар 17

Узган атнада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты җитәкчесе Илнур Гайнуллин һәм «Туган җир» холдинг компаниясе генераль директоры Айдар Гәрәев «АРВИ» предприятиеләре төркеме чакыруы буенча Литвада булып кайтты.

Үз эшчәнлекләрен 1993 елда ук башлаган «АРВИ» предприятиеләре төркеме Балтыйк буенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү өлкәсендә зурлардан санала.

Очрашу барышында Литваның «АРВИ» предприятиеләр төркеменә кергән тавык фабрикаларында хәләл продукция җитештерүне җайга салу һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Хәләл» стандарты комитетының «Хәләл» маркасы сертификатын бирү турында килештеләр. Бу продукция, нигездә, Европа илләренә җибәрү өчен әзерләнәчәк, шулай ук гарәп илләренә дә чыгарылачак.

«АРВИ» предприятиеләр төркеме җитәкчелеге «Туган җир» компаниясе белән берлектә күркә ите җитештерү буенча Татарстанда Ислам кануннары буенча эшли торган заманча фабрика төзелешенә инвестицияләр кертергә теләге барлыгын җиткерде. Әлеге ике оешма җитәкчесе хезмәттәшлек итү турындагы меморандумга кул куйды.Якын арада республиканың Көньяк-көнчыгышында тулы бер комплекс төзелә башлар дип көтелә.

Билгеле булганча, узган елның октябрь аенда «АРВИ» компаниясе вәкилләре, Татарстанга килеп, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм аның урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашкан иде.

«Туган җир» холдинг компаниясе генераль директоры Айдар Гәрәев белдергәнчә, Татарстанда Ислам кануннары нигезендә эшләүче, күркә ите җитештерүче комплекс төзеләчәк. Алар күркә түшкәләреннән алып, төрле ит ризыкларына кадәр тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе