Әлбир Крганов Мәскәүдә мәчетләр җитмәү мәсьәләсен үз кулына алача

«Мәскәүдә ислам ташландык хәлдә, ләкин без (МҮДН) тарихи тәҗрибәләргә таянып, бу хәлне төзәтергә тырышырбыз», -  дип белдерде МҮДН

БӘЙЛЕ
2011 Мар 17

«Мәскәүдә ислам ташландык хәлдә, ләкин без (МҮДН) тарихи тәҗрибәләргә таянып, бу хәлне төзәтергә тырышырбыз», -  дип белдерде МҮДН рәисенең беренче урынбасары Әлбир Крганов. Шулай ук ул яңа структураның буш сүзләр атып, пиар ясарга җыенмаганлыгын хәбәр итте. «Әлбәттә герблардан тәре сүрәтләрен төшерү, православие гыйбадәтханәләрен мәчеткә әйләндерү, ялган мөселман телеканалларын һәм параллель структуралар ачуны, шик тудыра торган «гомумевропа» конференцияләр үткәрү дигән сүзләр «ыргытып» пиарланырга мөмкин, әмма ни өчен! Бит тыныч кына, үз эшләреңне эшләп, матур гына яшәп була», — дип өстәде Әлбир Крганов.

Ул Мәскәүдә мәчетләр җитмәү проблемасын үз кулына алачагын белдерде. «Мәскәүдә мәчетләр җитмәү сәбәпле, төрле рәсми һәм рәсми булмаган дини оешмалар көннән -көн арта бара, алар фатирларда җыелалар һәм анда нинди вәгазләр укыганнарын күз алдына китерергә дә куркыныч. Шунлыктан Мәскәүдә яңа мәчетләр төзергә кирәк, аларның эшчәнлеге турында без җавап бирә алачакбыз. Мәскәү хәкимияте бу фикерне уңай кабул итте», — ди Крганов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе