Зилә Вәлиева Истәлек билгесе бинасының төп залында Идел буе болгарлары тарафыннан ислам динен кабул итү барышын су

Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер

БӘЙЛЕ
2011 Мар 16

Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашында 922 елда борынгы Болгар шәһәрендә Идел буе болгарлары тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү хөрмәтенә Истәлек билгесе һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең көрәштәшләре — сәхабәләр хөрмәтенә Истәлек билгесен төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үзды.

Минтимер Шәймиев Идел буе болгарлары тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү хөрмәтенә Истәлек билгесен төзү эшләре кызу темпларда алып барылуын, сыйфатлы итеп башкарылуын һәм быел тәкъдим итүгә әзер булачагын билгеләп үтте.

Әлеге Истәлек билгесенең инвесторлары — «Акибанк» һәм «Татэнерго» ачык акционерлык җәгыятьләре.

ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева Истәлек билгесе бинасының төп залында Идел буе болгарлары тарафыннан ислам динен кабул итүне сурәтләгән зур картина урнаштырырга тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Киңәшчесе әлеге идеяне хуплады. «Без Истәлек билгесен әлеге вакыйга уңаеннан махсус төзибез икән инде, кешеләр аның ничек барганын күз алдына китерергә тиеш, — диде ул. — Бу гыйбадәтханә булмаганлыктан, без барлык кануннар буенча аның диварында зур картина урнаштыра алабыз».

Ай дәвамында Татарстан рәссамнарының әлеге темага язылган картиналары һәм яңа эшләре каралачак. Киңәшмәдә катнашучылар шундый уртак фикергә килде, дип хәбәр иттеләр ТР Президентының матбугат хезмәтеннән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе