Шимбә көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстан Республикасы белән Мәскәү арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль –мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне имзалады. Сергей Собянин үз чиратында, Татарстан Мәскәүнең ышанычлы һәм эре икътисади партнеры дип белдерде. Ике төбәкнең тауар әйләнеше 12 млрд. сумнан артып киткән һәм бу тагын да артырга мөмкин. Ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне үстерергә кирәк, ди Мәскәү мэры.
Казан Кремлендә очрашуда Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен Мәскәү ышанычлы партнер һәм эре базар булып тора, дип белдерде. Якын арада республиканың сәнәгать һәм IТ-потенциалы Мәскәүдә тәкъдим ителәчәк.
Килешү имзалангач, Сергей Собянин журналистларга Татарстанда «Электрон Хөкүмәт» өлкәсендә зур эшләр башкарыла, бу тәҗрибә Мәскәүгә кызыклы дип белдерде.
Татарстан җитештерүчеләре Мәскәү базарына сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре, IТ–эшләнмәләре белән дә килә ала, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Сергей Собянин гражданинның Универсаль электрон картасы проекты инициаторларының берсе. Бу проектта Татарстан да катнаша. Мондый проектлар Мәскәү белән Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен дә әһәмияткә ия.
ТР Президенты фикеренә караганда, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек өчен барлык шартлар да бар. Сергей Собянин җитәкчелегендә профессиональ команда эшли. Анда Татарстан вәкилләре дә бар. Марат Хөснуллин Россиядәге эре проектларның берсе «ТАНЕКО» өчен республиканың югары дәрәҗәге бүләге — «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Илдус Миниханов-Мәскәү меры урынбасарының шәһәр төзү эшләре буенча киңәшчесе.
Татарстан белән Мәскәү арасында төзелгән хезмәттәшлек турындагы Килешү яңача эшләү мөмкинлекләре бирәчәк дип яза "ИТАР-ТАСС".