Ливия шәһәренең Дәүләт телевидениясе хәбәр иткәнчә Хөкүмәт көчләре нефть шәһәрен үзләренә кире кайтардылар. aljazeera.net билгеләп үткәнчә армия вәкиле Дәүләт телевидениясенә «Ливия шәһәренең хөкүмәт көчләре Брегу шәһәрен «кораллы көчләрдән» азат иттеләр»,- дигән хәбәр биргән иде. Эмма бу яңалык расланмады.
Элек тә телевидения бу урыннарны басып алу турында ялган хәбәр чыгарган иде инде. AFP информацион агентлыгы повстанецлар сүзләренә таянып түбәндәгене хәбәр итте: Укайла шәһәрен һәм Бишер поселогын басып алу белән хөкүмәт көчләре көнбатыштан һөжүм итә башлыйлар. Һава һөжүме күзәтелмәде, әмма артилерия атышы дәвам итә. Каддафи армиясенең дизертирларыннан башка повстанец гаскәрләренең сугыш тәҗрибәсе дә, кораллары да юк һәм алар һава һөҗүменә каршы тора алмыйлар.
Бенгази шәһәрендә эшләүче «Аль Джазир» журналисты Тони Бертли болай ди: «Бу армиянең оештырылмаган икәнлеген онытмик. Бу төркемне укытучылар, инженерлар, урам җыештыручылары-коралга бернинди катнашы булмаган кешеләр тәшкил итә. Әлегә хәл уңай, позитив түгел». Гарәп лигиясе Ливиядә «очышсыз зона» булдыруны хуплый. АКШ бу карарны «әһәмиятле адым» дип атады.