"Татарстан мөслимәләр берлеге" чираттагы мөселман өс киемнәре фестивален үткәрәчәк. Бу чара җәй-көз кысаларында узачак дип хәбәр итә "Татарстан мөслимәләр берлеге" рәисе Наилә ханым Жиһаншина.
Наилә ханым сүзләре буенча, фестивалдә киемнәр бәйгесе булачак. Шулай ук, дизайн һәм гамәлгә ашыру проблемаларына багышланган фәнни-практик конференция узачак. Кунака чакырылган рәссам-конструкторларның күбесе ял итү йөртларына урнашачак һәм шунда ук конференцияләр, танылган остазларның белем бирү дәресләре дә каралачак.