Татарстан әкренләп ислам икътисад нормаларын үзләштерә бара. Моңа аның Малайзия, Согуд Гарәбстаны, Гарәп Әмирлекләре һәм башка мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлек алып баруы да тәэсир иткәндер. Шәригать кануннарына нигезләнгән — процентсыз, ришвәтсез идарә системы бернинди дә кризиска бирешмәвен инде күптән исбатлады.
Казанда ТР Хөкүмәте, «Амана Райя ЛТД» инвестицияләр банкы (Малайзия), Кувәйт финанс йорты (Малайзия) һәм «Линова» компаниясе (Россия) белән берлектә әлеге темага багышланган конференция уздырып килә. Халыкара KAZANSUMMIT чарасының төп максаты — гадәттә, теге иясә бу дәүләттә ислам бизнесын кертү проблемаларын хәл итү.
24 мартта аның кысасында сукук — ислам кыйммәтле кәгазьләренә багышланган халыкара конференция үткәрү карала. «Kazan Sukuk Conference 2011» Россия, БДБ, Көньяк-Кцнчыгыш Азия һәм якын Көнчыгыш илләренең ислам финанслары институтлары, банк вәкилләрен, эшмәкәрләрне, кыйммәтле кагазьләр белән эшләүчеләрне башкалабызга туплаячак дип яза intertat.ru.