Чечня Республикасында ел саен үткәрелә торган бөтенроссия наркотикларга каршы дигән акциянең региональ этабы башланды. Аның исеме — «Үлем белән кайда сату иткәнен хәбәр ит!». Акцияне үткәрү буенча штаб башлыгы Мәсхүд Таймасханов сүзләре буенча, республиканың хокук саклау органнары җәмәгатьчелек белән элемтәне көйләүгә зур көч куялар. «Җирле халык Законсыз наркотик әйләнешенә каршы торуга ярдәм итсә, бу эш нәтиҗәлерәк булыр.
Шулай ук бу көрәштә җирле үзидарә әгъзаләренең дә рольләре бик зур, үз карамагындагы булган территорияләрдәге хәлләрне алар яхшы беләләр һәм кулда тоталар. 10-18 мартка кадәр акция кысаларында үткәреләчәк профилактик чаралар да алар ярдәме белән узачак»,- дип белдерде Таймасханов. Хәбәрне Чечня Республикасының Хөкүмәте һәм Башлыгының пресса хезмәткәрләре тапшырды.