Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев: «Сезнең үз юлыгыз, безнең үз юлыбыз»

Казахстан мөселманнары «хиҗәб киюче мөслимәләргә каршы булган репрессияләргә» протест белдереп Нурсолтан Назарбаевка мөрәҗәгать иттеләр. «Без бу

БӘЙЛЕ
2011 Мар 14

Казахстан мөселманнары «хиҗәб киюче мөслимәләргә каршы булган репрессияләргә» протест белдереп Нурсолтан Назарбаевка мөрәҗәгать иттеләр.

«Без бу репрессияләргә каршы чыгабыз һәм бу сорау хәл ителгәнче Казахстан Республикасының Конституциясе рөхсәте белән, ачлык игълан итәбез».

Ачлык 11 мартта Астана шәһәрендә билгеләнгән иде, мөселманнар «без пульсның соңгы тибешенә хәтле торачакбыз» - дип игълан иткәннәр иде, әмма бүгенге көнгәчә мондый акциянең узуы ишетелмәде.

Төрекстанда җәмәгатьчелек белән очрашуда Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев хиҗәб буенча түбәндәге фикерне белдерде: «Студентлар һәм яшь укучыларның хиҗәб киюләренә мин каршы, безнең диндә мондый традицияләр булмады. Чын дин белән сезгә бәйләндерелгән динне аера белергә кирәк», — дип басым ясады. Назарбаев ислам динен ихтирам итүен белдерде, әмма «сезнең үз юлыгыз, безнең үз юлыбыз», — дип мәсьәләнең мөһимлегенә басым ясады. vesti.kz


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе