Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчетендә чираттагы мөхтәсибәт җыелышы узды

«Ихлас» мәчетендә чираттагы мөхтәсибәт җыелышы узды. Кунак итеп Лениногорск шәһәре җитәкчесе Хөсәенов Рягат Галиәгъзам улы чакырылды. Аның авыл имамнарына

БӘЙЛЕ
2011 Мар 11

«Ихлас» мәчетендә чираттагы мөхтәсибәт җыелышы узды. Кунак итеп Лениногорск шәһәре җитәкчесе Хөсәенов Рягат Галиәгъзам улы чакырылды. Аның авыл имамнарына мөрәҗәгате түбәндәге иде: «Кешеләрне дингә, тәртипкә, ата-бабаларыбызның гореф -гадәтләрен саклауга өндәү имамнар тарафыннан да, дәүләт эшмәкәрләре тарафыннан да булырга тиеш. Бу юл катлау, әлбәттә. Шуңа күрә имамнарның гыйлемле булулары сорала.

Ә дәүләт аларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тиеш. Шул вакытта гына халык арасында тәртип урнаштыру хакында сүз йөртергә була». Чыгышының азагында ул имамнарны Мәүлет бәйрәме белән тәбрикләде һәм мөмкинлегеннән килгәнчә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Шулай ук, җыелышта кайбер авылларда Мәүлет бәйрәмен үткәрү хакында да сүз йөртелде.

Җыелышның ахырында Лениногорск шәһәре һәм районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт имамнарга алып бара торган эшләренә дикъкать белән карарга өндәде. Аның сүзләренчә, һәр имамның бурычы — кешеләрнең күңелендә дингә карата мәхәббәт уяту, тәртипсезлектән саклануга чакыру, гореф-гадәтләрне саклап калу. Бу гамәлләр барысы да Коръәнгә нигезләнеп эшләнергә тиеш. Кешене милләтенә карап аерырга ярамый. Һәркем, нинди генә милләттән булмасын, Аллаһ Тәгалә тарафыннан яратылган. Ул кешеләр мәчеткә җан азыгына сусап киләләр. Җан тынгысызлыгы аларның күбесен тилгәли. Без аларның һәммәсенә ярдәм күрсәтергә тиеш.

Шулай ук район буйлап мәүлет аена багышланган төрле чаралар уздырылды. Мисал өчен Шөгер, Яңа Шөгер һәм Иске Шәгер авылларында халык өчен мәҗлес уздырылды. Якынча 150 кеше катнашты. Калган авылларда пәйгамбәребезнең тормыш юлын йөршнү ниятеннән вәгазьләр сөйләнелде.

Балалар өчен Мәүлет аена багышланган төрле уеннар уздырылды. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Алар фикеренчә, мондый чаралар күбрәк булырга тиеш. Чөнки бу уеннар дингә мәхәббәт уята.

Мәктәп балалары өчен язгы каникул вакытында «Ихлас» мәчетендә дин — әдәп дәресләре үткәреләчәк. Дин нигезләрен өйрнү белән бергә балаларга саф хавада төрле кызыклы уеннар да оештырылачак. Шулай ук балаларны көненә өч тапкыр ашату күздә тотыла.

«ТНВ Лениногорск» каналында «Ислам нуры» тапшырулары алып барыла. Һәр атна «ТНВ Лениногорск» каналында «Ислам нуры» тапшырулары алып барыла. Тапшыруны Лениногорск шәһәре һәм районы мөхтәсибе, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы һәм укытучылары әзерли. Дин нигезләре белән беррәттән, мисалларга таянып, диннең фән белән тыгыз бәйләнеше аңлатыла. Тапшыру һәр җомгада 9 сәгать 40 минутта, һәр шимбәдә 19 сәгать 30 минутта эфирга чыга.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе