Равил Гайнетдин Джозеф Байден белән очрашты

Бу көннәрдә Мәскәүдә сәфәрдә булган АКШ вице-президенты Джозеф Байден күп төрле очрашулар белән беррәттән, Русия хокук яклаучылары белән дә, шулай ук

БӘЙЛЕ
2011 Мар 11

Бу көннәрдә Мәскәүдә сәфәрдә булган АКШ вице-президенты Джозеф Байден күп төрле очрашулар белән беррәттән, Русия хокук яклаучылары белән дә, шулай ук төрле дин әһелләре белән дә очрашулар уздырды. Байденны Русиядә мөселманнарга карата булган мөнәсәбәт кызыксындырган. Очрашуга килүчеләр арасында Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсе рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә бар иде.

31,04 Kb10 март иртәнге якта Американың Мәскәүдәге илчелеге бинасында узган очрашу хакында Равил хәзрәт Гайнетдин шуларны сөйләде:

«Мин ул очрашуда Америка Кушма Штатларында мөселманнарга булган уңай мөнәсәбәт турында без дә белеп торабыз: сезнең ел саен Рамазан аенда мөселман дин әһелләрегез өчен ифтар ашлары уздыруыгыздан без дә хәбәрдар дип әйттем. Аннан соң безгә Нью-Йоркта 11 сентябрьдә шартлатылган игезәк йортлар янында мәчет, ислам мәркәзе төзүгә карата уңай мөнәсәбәтегез безгә дә мәгълүм дип әйттем.

Моңа каршы Джозеф Байден: «Ничек игътибарлы булмаска кирәк, чөнки дөнья халкының бер миллиард ярымы — мөселманнар. Һәр диндә дә үзенең экстремистлары бар. Аларга карап кына диннәргә карата булган уңай мөнәсәбәт үзгәрергә тиеш түгел», дип белдерде дип яза "Азатлык Радиосы".

Ул шулай ук безнең эшләрдән хәбәрдар булуын аңлатты. «Русия Федерациясендә үзгәрешләр барган бер мәлдә, диннәргә карата да тигез мөнәсәбәт, тулы хокук, гадел караш бирелергә тиешле дип уйлыйбыз. Шул вакытта гына чын демократик дәүләт үсешкә ирешә алачак», диде Джозеф Байден».

Равил хәзрәт очрашу хакында сүзен дәвам итеп, ул очрашуда дин әһелләреннән башка хокук яклаучылар да, алар арасында Владимир Лукин һәм Хельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева да бар иде дип белдерде.

Шулай да, ике якның бер-берсенә әйтелгән яхшы сүзләрдән башка, бу очрашуларның максаты нәрсәдә дип уйлыйсыз, дигән сорауга Равил хәзрәт болай диде:

«Беренчедән, ул очрашуның максаты танышу һәм АКШ җитәкчеләрнең берсе булган шәхеснең үз фикерләрен безгә җиткерү дип уйлыйм. Русиядә үзгәрешләр барган бер мәлдә бу очрашуларда АКШның бу үзгәрешләргә мөнәсәбәтен күрергә була. АКШ белән Русия арасында мөнәсәбәтләрне яңарту алдыннан аның һәр нәрсәне үзе күреп, үзе ишетеп беләсе килгәндер дип уйлыйм.

Без Русия мөселманнары АКШ белән һәрвакытта диалогта торабыз. Илчелек белән дә мөнәсәбәтләр яхшы. Чөнки Америка мөселманнарының халәте безне дә бик кызыксындыра.»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе