Р.Миңнеханов Малайзиянең элеккеге Премьер-министры белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең элеккеге Премьер-министры Махатхир Мөхәммәд белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР

БӘЙЛЕ
2011 Мар 10

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең элеккеге Премьер-министры Махатхир Мөхәммәд белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе Линар Якупов катнашты дип яза "Татар-информ".

Рөстәм Миңнеханов доктор Махатхир Мөхәммәд белән узган елны Казанда Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында танышкан иде. Ә 2010 елның декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Малайзиягә рәсми визит ясады. Сәфәр барышында илнең танылган сәясәт эшлеклеләре һәм Малайзия компанияләре вәкилләре белән очрашулар узды.

ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Малайзия белән проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла. «Безнең яктан — бу «КамАЗ», республиканың Яшел Үзән районындагы А.М.Горький исемендәге судно төзү заводы буенча уртак проектлар. Татарстан предприятиеләре чимал сыйфатында пальма мае сатып алуга карата да кызыксыну белдерә», — диде Искәндәр Мөфлиханов очрашу тәмамланганнан соң.

Малайзия һәм Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә дә үзара хезмәттәшлек итә. Быелның гыйнварыннан Малайзия студентлары Казан дәүләт медицина университетында укый башлады. Очрашуда доктор Махатхир Мөхәммәд билгеләп үткәнчә, якын көннәрдә Малайзиядән Казанга белем алырга килүче студентларның саны артачак. Хәзерге вакытта Россиядә Малайзиянең 3 меңгә якын студенты укый.

Очрашуда шулай ук Татарстан студентларының Малайзиядә чит телләрне, беренче чиратта инглиз телен өйрәнүенә бәйле мәсьәлә хакында да фикер алышынды. Быелның 8-9 апрель көннәрендә Казанда Малайзия мәгариф күргәзмәсе узачак, анда Малайзия университетлары, илнең Мәгариф министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашыр дип көтелә. Күргәзмә барышында Татарстан һәм Малайзия арасында мәгариф өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Апрель урталарында шулай ук ислам финанслары һәм банк эшенә бәйле мәсьәләләрне өйрәнү өчен Татарстан белгечләренең Малайзиягә сәфәрен оештыру күздә тотыла.

Очрашуда шулай ук Казан һәм Малайзия башкаласы Куала-Лумпур арасында авиарейслар ачу кирәклеге хакында да сүз барды.

ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлихановның сүзләренә караганда, доктор Махатхир Мөхәммәд хәзерге вакытта да Малайзиядә генә түгел, Көньяк-Көнчыгыш Азия төбәгендә дә мөһим позиция били. «Ул бөтен дөньяга танылган шәхес. Мин әле кичә генә Австралиянең Россия Федерациясендәге илчесе Маргарет Туми белән аралаштым һәм сүз уңенда гына Махатхир әфәнде белән алда торган очрашу хакында искәрттем. Австралия илчесе әлегә кадәр Махатхир әфәнде белән шәхси танышырга мөмкинлеге булмаганга чын күңелдән үкенүен белдерде», — дип ассызыклады Искәндәр Мөфлиханов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе