Бүген Казанда Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәтенең Президиум утырышы үткәрелде. Анда әгъза булып торучы 14 кешенең 12се катнашты. Әлеге утырышның көн тәртибенә ТҖ МДНнең дүртенче Пленумын уздыру мәсьәләсе куелган иде.
Утырышта Илдус хәзрәт Фәизов, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Сөләйман хәзрәт Зарипов, Вәлиулла хәзрәт Якупов, Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин чыгыш ясады. Аларның чыгышларыннан соң, «ТҖ МДНнең Гадәттән тыш Корылтаен үткәрү максатларында, 4 нче Пленумны 13 мартта Казанның Лобачевск урамындагы 6 нчы йортында уздырырга» дигән карар кабул ителде. Мөфтилеккә кандидатларны теркәү исә бүгеннән, ягъни 10 мартта 14 сәгатьтән башлана.
Бу карарда күрсәтелгәнчә, мөфтилеккә кандидатның дини һәм дөньяви белеме, дини җитәкчелектә кимендә 5 еллык стажы булырга тиеш. Кандидатның хөкемгә тартылмаганлыгы, намуслы һәм гадел булуы, бернинди сәяси, дини партияләрдә тормавы, абруй төшерүче элемтәләрдә катнашмаганлыгы шарт итеп куела.
Шулай ук бүген 14 сәгатьтә Диния нәзарәтендә журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрелде. Анда мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизов каләм ияләренең күп санлы сорауларына җаваплар бирде.
Бер журналистның ул үзен кандидат итеп куячакмы дигән соравына, Илдус хәзрәт: «Әгәр Пленум шулай кирәк дип тапса, үз кандидатымны куярга мөмкинмен»,-дип җавап бирде.
Димәк, мөфтилеккә кандидатлар 13 мартта ТҖ МДНнең утырышлар залында 10 сәгатьтә башланачак дини мәҗлестә билгеле булыр, иншә Аллаһ.
Хатыйп ГӘРӘЙ