“Сөембикә”дә иманлы балалар үсә

Түбән Кама шәһәрендәге 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасын мөселманнар бик яхшы белә. 2003 елдан бирле бу бакчада мөселман балалары өчен әдәп-әхлак

БӘЙЛЕ
2011 Мар 10

Түбән Кама шәһәрендәге 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасын мөселманнар бик яхшы белә. 2003 елдан бирле бу бакчада мөселман балалары өчен әдәп-әхлак төркемнәре эшләп килә. Һәр ел саен анда «Рамазан», «Корбан» бәйрәмнәре зурлап уздырыла. Аналар көне дә билгеләп үтелә. «Җәннәт — әниләрнең аягы астында» дигән хәдискә нигезләнеп, әниләрне хөрмәтләү чаралары үткәрелә. Әле күптән түгел генә әниләр балалары белән бергә бик матур бәйгедә катнаштылар. Бакчада 13 төркем эшләп килсә, шуның 8нән әниләр балалары белән үзара көч сынаштылар. Бәйгене татар теле тәрбиячесе Фидания ханым белән Руфия туташ алып бардылар. Һәр әни кул эше, яки пешкән ризык тәкъдим итте. 13 нче әхлак төркеменнән Атакилдиева Гөлфирә улы Рөстәм белән бик тәмле гөбәдия пешереп, ә 12нче төркемнән Сафина Гөлназ үзенең ике кызы — Нурия һәм Ләйлә белән бергә бик матур итеп бизәлгән кекслар алып килгәннәр. Үз эшләрен яклап алар бик матур шигырьләр укыдылар.Балалар үзләре һәм әниләре белән таныштыру өчен чыгышлар әзерләгәннәр. Рөстәмнең чыгышын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Минем исемем — Рөстәм,

Яшим әнием белән.

Әби-бабай, энекәшем -

Бәхетле мин алар белән.

Бер ел булып килә инде,

Әтием вафатына.

«Урыны җәннәтттә булсын»,- дип

Сорыймын Аллаһыдан.

Минем быел соңгы елым-

Бакчага йөрүемә.

Шатланам да, моңаям да,

Мәктәпкә китүемә.

Аллаһ миңа бүләк итте

Бик бәхетле балачак.

«Сөембикә»дә узган көннәр

Минем истә калачак.

Әнием минем -Гөлфирә,

Каршыгызда басып тора,

Әнием безгә хәтта

Әтине дә алыштыра.

Энем Абдулкәрим белән

Әниебезне тыңлыйбыз,

Ул эш кушса — карышмыйбыз,

Эшләмәскә — кыймыйбыз.

Зур хыялым — шагыйрь булу,

Динемә хезмәт итү.

Милләтемне ярату,

Халкымны хөрмәт итү.

Рөстәм әле бик матур итеп Коръән укыды.Ахырдан «Ак мәчет» җырын җырлап, әниләрнең күзләрен яшьләндерде. Афәрин, Рөстәм, әниеңә булышчы бул.Әти-әниең өчен догачы да булып үс.

Ә Нурия Әхмәдишина бакчага йөргән чакта төрле бәйгеләрдә катнашырга ашкынып тора иде.Узган елда шәһәр буенча балалар бакчалары арасында узган «Тапкырлар һәм зирәкләр» бәйгесендә катнашты һәм алдынгылыкны яулады.Нурия бик оста сөйләде.Аның чыгышын да сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Гаиләбез, Аллаһка шөкер,

Бик матур яшәп ята.

Әтием-заводта эшли,

Сеңлем Ләйлә бакчага йөри.

Мин мәктәптә белем алам,

Үзем белән таныштырам,

Исемем- Нурия була.

Шушы бакчадан киткәнгә

Тиздән инде бер ел тула.

Әниемә бик зур рәхмәт:

Мине «Сөембикә»дә үстерде,

«Сөембикә»дә үссәң, әдәпле,

Булырсың син,кызым,-диде.

Әнием бик тырыш минем,

Андый әни юктыр кебек,

Исемен әйтеп китим инде,

Таныштырмадым кебек,

Минем әнием- Гөлназ.

Өләшеп тора гел наз,

Әниемнең эше күп.

Буш вакытлары бик аз,

Тәрбияче булып эшли

Мин йөргән бакчада,

Сеңлем белән икебезне

Ул бик тә, бик тә ярата,

Таләпчән дә, җитез дә,

Бар нәрсәгә өлгерә,

Өйдә тәртип урнаштырып,

Тагын эшкә йөгерә.

Ял көнен көтеп алабыз.

Күчтәнәчләр алып,бергәләшеп

Әбиемнең, дәү әниемнең

Хәлләрен белергә барабыз.

Әнием үзе оста пешерә,

Чын пешекче диярсең.

Сезгә дә алып килдек әле.

Авыз итеп карарсыз,

Әгәр инде бик ошаса,

Бәя биреп куярсыз.

СүбхәнАллаһ, бигрәк тәмле

Булган диеп әйтерсез.

Вакытны бер дә юкка

Без әрәм итүчеләр түгел,

Кояш баткач,төрле эшкә

Ашкынып тора күңел.

Төрлебез төрле шөгыль белән

Без гел мәшгуль булабыз.

Мин яратам -чигәргә,

Әни бәйли һәм тегә,

Ләйлә кечкенә булса да,

Рәсем ясый,аны буйый,

Һәм ярата кисәргә.

Аннан аны матурлап

Ябыштыра кәгазьгә.

Әниебез безне шулай

Эш белән мавыктыра.

Эш белгән кеше һөнәрсез

Калмый ул бу тормышта,

Тырышлык илтә-зурлыкка,

Ә ялкаулык-хурлыкка,

Һөнәрле -үлмәс,

Һөнәрсез -көн күрмәс,

Әниемнең максаты шул-

Үзегез дә күрәсез.

Әниебез белән бергә

Без намаз да укыйбыз.

Намаздан соң бергәләшеп,

Коръән укып туймыйбыз.

Аллаһ безне яраткан бит

Гыйбадәттә булырга.

Намаз укып, ураза тотып

Зикер -тәсбих кылырга.

Шулай итеп яшәсәк кенә

Аллаһ ризалыгына ирешербез.

Дөнья һәм ахирәт бәхете өчен

Тырышсак, җәннәтләргә керербез.

«Инфо-ислам» корреспонденты

белән Халидә Әхмәтова (64 нче "Сөембикә» балалар бакчасы тәрбиячесе) бүлеште.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе