Марокко Патшасы халыкка конституцион реформалар вәгъдә итә

Мәгриб (Марокко) Патшасы Мөхәммәд VI чәршәмбе көнне булып узган форум вакытында халыкка конституцион реформалар булып үтәчәге хакында белдерде. Франс- Пресс агентлыгы белдергәнчә,

БӘЙЛЕ
2011 Мар 10

Мәгриб (Марокко) Патшасы Мөхәммәд VI чәршәмбе көнне булып узган форум вакытында халыкка конституцион реформалар булып үтәчәге хакында белдерде. Франс- Пресс агентлыгы белдергәнчә, булачак реформалар референдумда каралачак һәм алар демократияне үстерүгә юнәлтелгән.

Король сүзләренә караганда, яңа закон Премьер-министрны башкарма хакимиятнең рәисе дип таныячак һәм ул Хөкүмәт эшләрен тулысынча контрольдә тотачак. Шулай ук үзгәрешләр нәтиҗәсендә халык хөкүмәт органнарында үз кешеләреннән торган палаталар да булдыра алачак.

Бу карарга Патша 20 феврвль көнне булып узган чуалышлардан соң килгән. Пикетта катнашучылар сәясәт системасын, яшәү шартларының үсешен һәм демократиянең киң колач алуын тели.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе