Төп гыйбадәтханә калкыйсы урында киләчәк буыннарга юллама-мөрәҗәгать салып калдыру тантанасы булган
Симферополь шәһәре советы депутатлары 2 март көнне Кырым мөселманнары Диния нәзарәте карамагына даими кулланылышка, Җәмигъ мәчете комплексы салу өчен, 2,7 гектар җир мәйданы бүлеп бирү турында карар кабул иткәч, шушы төп гыйбадәтханә төзеләсе урында икенче көнне үк тантана да уздырылган.
Кырымтатар халкы мәҗлесеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, ул көнне гыйбадәтханә калкып чыгачагы турында язылган истәлек ташы ачылу һәм шушы ташка капсулада киләчәк буыннарга юллама-мөрәҗәгать салып калдыру тантанасында Кырым Автономияле Республикасы Министрлар Советы рәисе Василий Җарты, Украина Президентының Кырымдагы даими вәкиле Владимир Яцуба, Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев, аның беренче урынбасары һәм Кырым татарлары бөтендөнья конгрессы президенты Рефат Чубаров, Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаев, Симферополь һәм Кырым митрополиты Лазарь һ.б. — Кырымның бөтен төбәкләреннән килгән барлыгы 2 меңнән артык кеше катнашкан. Симферопольның Ялта урамы, 22 адресы буенча урнашкан урында киләчәк яшьләренә мөрәҗәгать украин, кырымтатар һәм рус телләрендә язылган булып, капсуланың тышына мәшһүр җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог һәм нашир Исмәгыйль Гаспралының «Tilde, Fikirde, İşte Birlik» (Телдә, фикердә, эштә берлек/Единство в языке, мыслях, делах) сүзләре белән Кырым гербыннан «Процветание в единстве» сүзләре кырып язылган.
Мөрәҗәгать текстында исә, бүген төрле милләт һәм дин тарафдарлары вәкилләре, Кырым һәм аның халкы бәхете бәрабәренә берләшеп, Бөек Җәмигъ мәчет нигезенә тантаналы рәвештә беренче таш сала, шушы урында калкып чыгасы гыйбадәтханә Кырым башкаласының иң гүзәл һәм мәһабәт корылмасы булып җитешүе һәм башка дин тарафдарлары гыйбадәтханәләре белән берлектә кешеләр йөрәгенә һәм күңеленә шатлык, мәрхәмәт өстәсен өчен бөтен көчебезне куячакбыз, диелә. Кырымның барча халкы бергәлеген калку күрсәтеп, Кырым һәм Украинаның киләчәген кайгыртып, киләчәк буыннар да безнең көннәрдә салынган игелекле эшләрне күп тапкырлар арттырыр һәм Кырымны телләр, культуралар һәм традицияләр төрлелеге һәркем һәм барысы өчен дә байлыкка әйләнгән гаҗәеп төбәк итәр дигән ышаныч белдерелә.
Кырым — күп милләтле төбәк, бүген биредә Җәмигъ мәчет саласы урында таш ачу һәм тантанада күптөрле милләт һәм төрле конфессия тарафдары катнашу үзе үк безне күп нәрсә берләштерүе турында сөйли, дип белдергән шушы вакыйга уңаеннан тантанада Кырым Автономияле Республикасы Министрлар Советы рәисе Василий Җарты. Бу хакта tatar-inform.ru яза.