Төркиядә 8 мартның Халыкара хатын-кыз көне булуы беленсә дә, ул дәүләт тарафыннан рәсми бәйрәм буларак кабул ителми. Җәмгыятьнең бер өлеше аны бөтенләй искә алмаска тырыша. Шулай да кеше хокукларына, бигрәк тә хатын -кыз мәсьәләләренә битараф булмаган иҗтимагый оешмалар, җәмгыятьләр, хәтта шәһәр хакимиятләре, кайбер сәяси фиркалар 8 март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаралар оештыруны традициягә әйләндергәннәр.
4-6 март көннәрендә Алания шәһәрендә Төрек мәгариф профсоюзы оешмасы белән Төрки дөнья кеше хокуклары җәмгыяте бергәләп, «Төрки дөньяда эшли торган хатын-кызларның мәсьәләләре» дип аталган панель үткәрделәр. Анда Әзербайҗан, Әфганстан, Болгария, Гыйрак, Иран, Казахстан, Косово, Кыргызстан, Македония, Монголия, Молдовия, Төркмәнстан, Төньяк Кипр, Татарстан, Төркия, Украина, Үзбәкстан, Төркмәнстан кебек җөмһуриятләр һәм төбәкләрдән килгән вәкилләр катнашты. Аларның һәрберсе үз илләрендә эшли торган хатын-кызларны борчыган проблемаларны телгә алдылар.
Үзбәк, кыргыз, казах һәм монгол хатын-кызларының гына бернинди кайгы-хәсрәтләре булмаганлыгы бер яктан сөенечле кабул ителсә, икенче яктан берникадәр шик уятты. Кыргызстан делегаты Хәдичә Харсанова бу шик-шөһбәләрне таратырга тырышкан сыман, Кыргызстанның дөньяда хатын-кыз президент тарафыннан идарә ителә торган бердәнбер төрки җөмһүрият икәнлеген ассызыклап, кыргыз хатын-кызларының иҗтимагый тормышта гына түгел, кече эшмәкәрлектә дә, сәясәттә дә ирләргә караганда актив эшчәнлек алып баруларын, Кыргызстан хөкүмәтендә 3 мөһим министрлыкны хатын-кызлар җитәкләгәнлеген белдерде. Кыргыз җәмгыятендә «Хатын -кызның урыны — аш бүлмәсе һәм ятак» фикере киң таралган булса да, кече эшмәкәрлекнең 80 проценты нәфис затлар кулында икән. Шулай да, күптән түгел Кыргызстанда үткәрелгән сорашып белүләр нәтиҗәсендә, нәфис затларның 68 проценты карьера белән гаилә тормышын бергә алып баруның мөмкин булмаганлыгын бәян иткән.
Биредә тыңланылган докладлар Әфганстан, Гыйрак һәм Шәркый Төркестандагы төрки хатын- кызларның иң авыр язмышка ия дигән нәтиҗәгә китерде. Аларның иң әрнеткеч проблемалары — үз туфракларында милли хокукларыннан мәхрүм ителүләре. Бу нисбәттән, туган телдә белем алу, аралашу, милли гореф-гадәтләрен яшәтү һәм киләчәк буынга җиткерү кебек мәсьәләләрдә бихисап киртәләргә юлыгуларын белдерделәр. Гыйрак, Иран, Әфганстан кебек илләрдә хатын-кызлар Аурупа илләрендәге җенестәшләре ия булган иң гади хокуклардан да мәхрүм. Алар югары дәрәҗәле дәүләт эшләреннән читтә калалар, сайлауларда тавыш бирә алуларына шөкер итәселәре генә калган. Иран вәкиле Масүмә Гучи әйтүенчә, Конституцияләрендә хатын-кызларга Илбашы, Премьер-министр, министр, сәяси партия җитәкчесе булу хокукы бирелмәгән. Иранда хатын-кызларга адвокат булырга рөхсәт ителсә дә, судья булып эшләргә хокукы юк. Сәбәп итеп, нәфис затларның хисчән булулары дөрес, гадел карар кабул итүгә киртә буларак күрсәтелә икән.
Кайбер дәүләт оешмаларында хатын-кызларның кара пәрәнҗә киюе мәҗбүри. Масүмә Гучи дәүләт тарафыннан балалы гаиләләрне ясле-бакчалар белән тәэмин итүнең кирәкле дәрәҗәдә үтәлмәгәнлеген, картлар йортларын оештыру эшләренең дә сүлпән баруын искәртеп үтте. Әфганстандагы кебек, Иран кануннарында җинаятьчене асып яки таш атып үтерү, кулын, борынын, колагын кисү кебек вәхши җәзалар булганлыгын ачынып сөйләде. Шулай да, Иран халкына 8 Март чит дата түгел икән, бу көн уңаеннан халык арасында бер-берләрен котлау, матбугат органнарында хатын-кыз темаларына кагылышлы мәкаләләр бастыру тыелмаган. Иран халкының, мөмкин булганча, Халыкара хатын-кызлар көнен үзара билгеләп үтәргә яратканлыгы аңлашылды.
Шәркый Төркестан вәкиле Рәбига Иктүрк борынгы төрки туфракларда гомер сөрүче 35 миллионлы Шәркый Төркестан хатын-кызларының коточкыч хәлләргә дучар булулары турында сөйләгәндә, тыңлаучылар күз яшьләрен тыя алмадылар. Кытай хөкүмәтенең бердән артык бала тудырырга теләгән аналарны, ничә айлык авырлы булуына карамастан, көчләп карыннарын ярып бәбиләрен алулары, моның нәтиҗәсендә хатыннарның психологиясенә зур зыян килүен белдерде. Ул төрки халыкларның милли-мәдәни вә социаль мөмкинлекләрен чикләүнең көн саен арта баруын, ассимиляцияләштерү сәясәтенең китергән зыяннарын бәйнә-бәйнә аңлатты.
«Төрки дөньяда эшли торган хатын-кызларның мәсьәләләре» панелендә Татарстанны әдәбият белгече Роза Корбан һәм журналист Рушания Алтай тәкъдим иттеләр. Роза Корбан чыгышында Татарстанда 8 Март- Халыкара хатын -кызлар көненең зур әһәмияткә ия булганлыгына басым ясап, аның элеккеге елларда Әниләр бәйрәме буларак үткәрелүен искәртеп узды. Ул Татарстанда милли рухлы аналарның балаларын туган телдә тәрбияләү, укыту мөмкинлекләре бар көченә кулланылмавына игътибар юнәлтте, яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә эшләүче хатын-кызларга түбән хезмәт хакы түләнгәнлеген белдерде, хатын-кызларының физик көч таләп ителгән авыр хезмәтләрдә эшләвенә басым ясады. Дәүләт белән идарә итү системасында эшләүче хатын-кызларның ирләргә караганда азрак булуын, Татарстан Дәүләт Советының 14 процентын гына хатын-кызлар тәшкил иткәнлеген, бер генә хатын-кызның министр булуын, 80 министр урынбасарының — 13е, Президент аппаратында эшләүчеләрнең 25 проценты гына нәфис затлар икәнлеген бәян кылды. Ут күршебез Башкортстанда да вәзгыятьнең шул чама икәнлеген белдерде.
Рушания Алтай Татарстанда эшли торган хатыннарның балаларын ясле-бакачаларга урнаштыру буенча төрле авырлыклар белән очрашуын телгә китерде. Шулай ук җәмгыяьтнең демографик мәсьәләсен кайгырту нисбәтеннән ике бала тудырган аналарга бирелә торган «Ана капиталы» сертификатының яшь әниләрне бик куандырмаганлыгын, чөнки аны куллану мөмкинлекләренең чикле булуына басым ясады. Ул барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, көчле алкышлар астында докладын шигъри юллар белән тәмамлады:
«Мин — хатын-кыз, кадер белгән өчен
Тугрылыкка җанын тапшырган.
Сөю белән мин яхшырак булам,
Матуррак булам, яктырам.
Ачы телләр, пычрак уйлар белән
Кагылмагыз, күңел чаң кебек.
Мин — хатын-кыз, бары яратыгыз,
Минем вакыт кыска таң кебек.»(Х.М)
Рушания Алтайдан соң сүз Украинадан килгән Кырым татарлары мөхтәрияте вәкиле Надир Бакировка бирелде. Ул кырым татарларының туган туфракларында ана телендә белем алу ирегеннән мәхрүм булулары, шулай да үзләренең милли гореф-гадәтләрен, телләрен саклап калуны һәм яшь буынга җиткерүне төрле клублар, түгәрәкләр оештырып хәл итәргә тырышуларын, ләкин татарча укытыр өчен әсбаплар, укытучылар җитмәгәнлеген белдерде. Кырым татарларының милли мәгарифе булмаганлыгына борчылуларын телгә китерде.
Чарада Төркия парламенты депутаты, «Төрки дөнья хатын-кызлар дуслыгы һәм теләктәшлеге» җәмгыяте рәисе Шенол Балның ялкынлы нотыгы аеры әһәмияткә ия. Ул төрки дөнья хатын-кызларын бердәм булырга, проблемаларны берберебезгә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтеп хәл итәргә чакырды. Җәмгыятьнең умыртка баганасы хатын-кыз булуын белдереп, белемле, тәрбияле, мәдәни ханымнар булудан артта калмаска өндәде. Төрки дөнья кеше хокуклары җәмгыяте рәисе Абдуллаһ Буксур да панельнең утырышын ачып җибәргәндә еш кына төрки дөньяда милләт, халык язмышын кайгыртучы батыр йөрәкле хатын-кызларны, шул исәптән Сөембикәне искә алды: « Без бүген шундый чара оештырабыз ки, Казан төрекләренең мәдәнияте һәм тарихы үзе булган Сөембикәнең якты хәтирәсен җанландырабыз. Татарстанга юлыгыз төшсә, Казанда шундый бер һәйкәл (Сөембикә манарасы) күрерсез ки, аның йөрәгегезнең нәкъ уртасына хәнҗәр кебек кадалганын хис итәрсез. Ул хәнҗәр — Сөембикә, Бәйсезлек, Кеше, Хатын, Анадыр!..»
Панель тәмамлангач, хатын-кызлар өчен профсоюз эшчәнлеге белән бәйле семинар үткәрелде. Шулай ук кунакларны Аланиянең тарихи урыннары белән таныштыру экскурсиясе оештырылды. Саубуллашу нотыгы белән Төркия массалар профсоюзы идарәсе гомуммөдире Бирҗан Акйылдыз чыкты. «Төрки дөньяда эшли торган хатын-кызларның мәсьәләләре» җыены Төркия матбугат һәм мәгълүмат чаралары тарафыннан яктыртылды. Чарада укылган докладлар киләсе көннәрдә китап булып дөнья күрәчәк. Бу хакта "Татар-информ" яза.