19 мартта Алабуга шәһәренең иң зур мәчетендә хаҗ кылучылар белән очрашу булачак. Билгеләп үтәргә кирәк, бу очрашуда 2010 елда гына түгел, ә соңгы 20 ел дәвамында хаҗда булган кешеләр катнашачак.
Алар үзләренең тәэсирләре белән уртаклашыр, изге урыннарда булган мизгелләрне искә төшерерләр. Бу җыелыш кешеләргә Мәккәгә хаҗ кылуның әһәмияте, мөһимлеге турында мәгълүмат бирү өчен үткәрелә. Әлбәттә, хәленнән килсә, кешене хаҗга барырга өндәүдән гыйбарәт. «Идел-Хаҗ» вәкилләре изге җирләргә хаҗ сәфәре кылуның шартлары, бәяләре белән таныштырачак. Бу җыелышны Алабуга шәһәренең мөхтәсибәт вәкилләре оештыра.