Чиратта 16 битле «Восточный маркет» газетасының икенче чыгарылышы. 8 битне тәшкил иткән беренче саны исә февраль ахырларында дөнья күрде. А4 форматындагы бу төсле газета 100 000 тираж белән чыгарыла.
Бу газетага реклама бирүчеләр Казан халкын үзләренең товарлары, уңайлыклары белән таныштыра ала, ә бизнесларын, үзләре дә сизмәстән, социаль ярдәмгә юнәлдерәләр, чөнки реклама өчен бирелгән акча тулысынча «Ярдәм» фонды карамагындагы «Сөләйман» мәчетендә белем алучы сукырлар үзәгенә исәпләнә.
Бүгенге көнгә «Восточный маркет» газетасының веб-сайты (www.vo-market.ru) бар. Анда реклама бирүнең бәяләре белән танышып була.