Томск шәһәре мәктәпләренә “Дини мәдәниятнең һәм җәмгыять этикасы

Томск шәһәре мәктәпләренә «Дини мәдәниятнең һәм югары җәмгыять (асыл сөякләр) этикасын өйрәнү нигезләре» исемле фән

БӘЙЛЕ
2011 Мар 09

Томск шәһәре мәктәпләренә «Дини мәдәниятнең һәм югары җәмгыять (асыл сөякләр) этикасын өйрәнү нигезләре» исемле фән кертелде. Бу курс иң элек толерант булырга, төрле мәдәният өлкәсеннән булган җәмәгать әһелләрен аңларга һәм башка диннәргә ихтирам белән карарга өйрәтә. Дәресләр әлегә 4 һәм 5 нче сыйныфларга кертелде. Шәһәр хакимияте бу экспериментның формалашуын хуплады һәм уңышлы узуы турында белдерде. Томск өлкәсе Мәгариф деппартаментының мәгариф үсеше бүлеге башлыгы Ольга Шушпанова «Интерфакс» хезмәткәрләренә болай дигән: « Экспериментның формалашу мизгелләре бик зур киеренкелек белән үтте, әмма тоткарлыклар, өзеклекләр булмады, бар нәрсәне үз вакытында башладык».

Шулай ук: «Бу курс берничә мәсьәләне чишәргә нигезләнгән. Иң элек — ул программаны камилләштеру, ягъни укытучылар белемнәрен үз-үзләре арттырырга, киңәйтергә тиеш булалар. Болай гына да түгел, балалар юнәлешне сайлаганда әти-әниләрне дә катнаштырырга кирәк, моңа сайлау тәртибе модуленең әле иң камил дәрәҗәгә җитмәгәнлеге сәбәп булып тора. Социумның активлашуына да игътибар итәргә кирәк, чөнки соңгы араларда төрле җәмәгатьчелекнең төрле рәвештә активлашуы күзәтелә»,- дип әңгәмәне тәмамлады Ольга Шушпанова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе