Мәдинә шәһәрендә «Гарәп югары уку йортларының исламда уртачалыкны (умеренность) алга чыгарудагы роле» темасына багышланган конференция башланды. Бу конференция гарәп яшьләре арасында үткәрелә һәм ул 4 көн дәвамында барачак. Мәҗлесне Мәдинә шәһәрендәге Таиба югары уку йорты оештыра, конференция 6 мартта ачылды.
Таиба югары уку йортының ректоры Мансур бин Мөхәммәд Әл-Нуза болай ди: "Без бу конференциядә берничә мәсьәләне - гарәп яшьләре арасында уртачалыкны фәнни һәм гамәли корал итеп алга этәрү; камил ислам диненең карашларын, фикерләрен, гадәтләрен, тәртипләрен аңлату; уртачалыкны алга сөрүдә ярдәм итүче практик програмамалар, фикерләр, тәкъдимнәр бирү; гарәп яшьләрен уртачалыктан читкә юнәлдерүче сәбәпләрне эзләүне максат итеп куйдык».
Мансур бин Мөхәммәд Әл-Нуза конференция кысаларында 11 сессия утырышы үтәчәген һәм 59 фәнни тикшеренү эше игътибар белән каралачагын билгеләп үтте. «Фәнни тикшеренү хезмәтләре түбәндәге темаларга багышланган: уртачалык төшенчәсен өйрәнү; аның югары уку йортларында таралу әһәмияте; студентлар арасында эшчәнлек һәм хезмәттәшлекне стимуллаштыру; ислам диненең толерант кыйммәтләрен алга этәрүче уртачалык ысулларны табу», — дип тә өстәде ректор.