Кичә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә элекке Баш казый Габделхак хәзрәт Саматов һәм аның адашы, мөгаллим Габделхак хәзрәт Каюмовны искә алып, аларның рухына багышлап, Коръән уку мәҗлесе үткәрелде.
Габделхак хәзрәт Саматов моннан бер ел элек мәңгегә күзләрен йомды. Исән булса, узган елның октябендә аңа 80 яшь тулган булыр иде. Бу вакыйга уңаеннан, ТҖ МДНдә «Саматов укулары» уздырылды. Кичәге искә алу мәрасиме Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең туган аена-Мәүлет ән-Нәбигә туры килде. Аның укучыларыннан-Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз, Дәүләт Советы депутаты һәм Хаҗилар клубы рәисе Фәрит Мифтахов, Татарстанның хәзерге Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин вә башкалар хәзерге заман күренекле дин әһеленең тормышы турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Ханты-Манси округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов әтисе Габделхак хәзрәт хакында үзенең истәлекләрен сөйләде. Мәрхүмнәрнең хәләл җефетләре Кәүсәрия һәм Наҗия ханымнар исә үз ирләре белән матур гомер кичерүләре турында тормыш кыйссаларын бәян кылдылар.
Бу файдалы дини мәрасим татар мөселман мөнәҗәтләрен әйтү белән тәмам булды. Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Пәйгамбәребезгә багышланган мөнәҗәтне аеруча күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп көйләде. Моннан тыш, ул кайчандыр Г. Саматовтан дәресләр алган булган. Шул чакларда ук Әлбир шәкертнең үзенчәлекле мәкаменә Габделхак хәзрәт зур бәя биргән, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.