Узган елда төрле чыганаклардан ремонтлау-торгызу, төзелеш эшләренә барлыгы 1 млрд. 157 мең сум акча күчерелгән.
Былтыр соңгы 11 айда ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды хисабына 4319 юридик һәм 3930 физик заттан барлыгы 699 млн. 253,2 мең сум акча күчерелгән. Моннан тыш, ТР Хөкүмәте карары нигезендә, «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре» комплекслы проектын уртагыннан финанслауга республика һәм федераль бюджетлардан 400әр млн. сум күләмендә субсидия бирелгән, алар тулы күләмендә максатчан тотылган һәм шул хактагы хисап РФ Мәдәният министрлыгына җибәрелгән.
Бүген Казан Кремленың тәкъдим итү корпусында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә барган ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительлек советы утырышында ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова фондның былтыр февральдан декабрь беткәнчегә кадәр вакыттагы эшчәнлеге буенча хисабында шундый мәгълүматлар китерде.
Т.Ларионова сүзләренчә, ремонт-реставрация эшләре һәм объектларның яңаларын төзү өчен инвесторлар сыйфатында зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җәлеп итеп, алар көче белән Зөядә 16 объект һәм Болгарда 3 тарихи объект реконструкцияләнә, тагын Зөядә туристлар кабул итү өчен автостанцияле елга вокзалы, Болгарда Болгар цивилизациясе музее функциясен дә башкарачак елга вокзалы, мәдрәсәле Болгар мәчете комплексы, Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен дәүләт дине буларак кабул итүе хөрмәтенә Ислам мәдәнияте музее да булачак истәлек билгесе — зур бина, Икмәк музее комплексы төзелә.
Шулай ук Зөядә 10 фатирга исәпләнгән 3 торак йорт кулланылышка тапшырылган, Болгарда исә төзелә торган йортларга 13 гаилә күчерелгән. Зөя утрау-шәһәрендә элек беркайчан да булмаган инфраструктуралар һәм коммуникацияләр булдырыла һәм эшләр төгәлләнү ягында: газлаштыру, электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин ителеш, юллар, канализация һ.б., гомумән, зур ихтыяҗ булган шушы уңайлыклар булдыру эше Болгарда да төгәлләнү алдында, диде Т.Ларионова. Җыеп кына әйткәндә, былтыр төрле чыганаклардан ремонтлау-торгызу, төзелеш эшләренә барлыгы 1 млрд. 157 мең сум акча күчерелгән.
Утырышта сүз алган ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, быел яздан эшләр тагын да җанлануын исәпкә алып, Болгарда да, Зөядә дә хуҗалык эшләре өчен махсус мәйданчык таләп ителүе проблемасын күтәрде. Киңәш-табыш иткәннән соң, биналары да булган андый мәйданчык башта Зөядә, аннары Болгарда салып кую турында килешенде һәм М.Шәймиев моны хуплады. Шулай ук икесенә дә техник автопарк кирәклеге турында әйтелде, ләкин анысы этаплап башкарылыр дип килешенде, чөнки аңа 30-35 млн. сум тирәсе акча сорала, дип хәбәр итә «Татар-информ».